Туй күлмәге (Татарская версия)

Туй күлмәге ак ефәктән
Кызлар — гүя аккошлар!
Аклык бит ул, сафлык бит ул
Яусын, әйдә, алкышлар!

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек!
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге - гомерлек!

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек!
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге - гомерлек!

Ак күлмәкләр, ак теләкләр
Туйда гомер-гомердән
Туй күлмәге кигән кызның
Урыны була гел түрдән

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек!
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге - гомерлек!

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек!
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге - гомерлек!

Бәхет бит ул, шатлык бит ул -
Туй күлмәге киюе
Иркәм, диеп, ярым, диеп
Онытылып сөюе

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек!
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге - гомерлек!

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек!
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге - гомерлек!



Credits
Lyrics powered by www.musixmatch.com

Link